ТР ДТИ үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан "Лаишевский Коммунальный Сервис" ҖЧҖ тикшерү барышында "салкын су белән тәэмин итү" коммуналь хезмәтенең тиешле сыйфатта күрсәтелмәве ачыкланды (су алу нокталарында салкын су басымы нормативка җавап бирми).
Әлеге җитешсезлек очрагы өчен "Лаишевский Коммунальный Сервис" ҖЧҖ карата торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, аталган оешма җитәкчесе ТР ДТИ карары белән административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Моннан тыш, "Лаишевский Коммунальный Сервис" ҖЧҖ 2019 елның 13 маена кадәр Усады авылының ДСУ урамы буенча 7 номерлы йортта (югарыгы катта урнашкан фатирларда) салкын су басымын билгеләнгән норматив параметрларына ярашлы рәвештә торгызу күрсәтмәсе дә бирелде.