Язгы чорда торак йортларның йорт нигезен кардан чистарту хакында.

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе сайланма рәвештә 15 торак йорт яны территориясен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә 6 күпфатирлы йорт буенча подвал бүлмәләрен су басуны булдырмый калу өчен ачыкланган бозуларны бетерү турында 6 күрсәтмә һәм язгы чорда йорт нигезләрен кардан һәм боздан вакытында чистартып торуны тәэмин итү өлешендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 4 кисәтү бирелде. Ачыкланган җитешсезлекләр факты буенча Лениногорск районының "Мечта-2" ТМШ һәм "Новый город" ТМШ вазыйфаи затларына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ эшләр кузгатылды, 8,0 мең сумлык штраф санкцияләре кулланылды.

      4 кисәтү һәм 6 күрсәтмә буенча җитешсезлекләр бетерелгән, торак йортларның нигезе норматив торышка китерелгән.

         Инспекциянең әлеге юнәлештә торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру эше дәвам иттерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International