"Комфорт" ИК" МУП юридик затын Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында.

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

           Әлмәт зонасы торак инспекциясе инспекторы тарафыннан Әлмәт шәһәренең Шевченко урамы буенча 3 номерлы күпфатирлы торак йортка карата планнан тыш тикшерү уздыру кысаларында гамәлгә ашырылган тикшерү нәтиҗәсендә Россия Төзелеш агентлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары"ның ПиН 4.1.3, ПиН 3.4.1., ПиН 4.1.15 буенча җитешсезлекләр очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә инженерлык җайланмаларындагы төзексезлекләр һәм су аккан урыннар нәтиҗәсендә подвал бүлмәсен су баскан.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Комфорт" ИК" МУП юридик затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм карау өчен җәмәгать судына җибәрелде. Татарстан Республикасының Әлмәт суд районы буенча 1 номерлы суд җирлегенең җәмәгать суды карары белән "Комфорт" ИК" МУП карата административ штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.

           Ачыкланган бозуларны бетерү өчен Әлмәт зонасы торак инспекциясеннән күрсәтмә бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International