Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә М.Җәлил проспекты буенча 33 нче йорттагы фатир милекчесеннән мөрәҗәгать килеп иреште. Мөрәҗәгатьтә милекче көзге-язгы чорда су үтүдән, фатирда дым һәм күгәрек булудан зарлана. Идарәче компаниягә мөрәҗәгать итүләр нәтиҗә бирмәгән.
Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән дәлилләрне тикшерү барышында мөрәҗәгать итүченең фатиры өстендә урнашкан фатир балконы өслегендә үзирекле рәвештә урнаштырылган, санкцияләнмәгән кыек булуы ачыкланды. Әлеге кыектан су агыза торган улак өлеше юк яки ул дөрес башкарылмаган һәм конструкцияләре белән гидроизоляция катламы да юк. Шулай ук әлеге балкон тирәлеге чикләреннән чыгып китү сәбәпле, балкон урыны да киңәйгән. Әлеге киңәйтү тәрәз төбе линиясе буенча башкарылган, биредә каркас конструкциясе корылган, ул пыяла белән тышланган. Торак йортны бозу факты билгеләнде. Әлеге хилафлык өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча торак урын милекчесенә карата административ беркетмә төзелде.
Мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгате нигезендә идарәче компаниянең гамәл башкармавына бәйле рәвештә, "Жилкомсеривс" ҖКФ ҖЧҖ адресына торак законнарының күпфатирлы йортта гражданнар өчен иминлекле һәм куркынычсыз яшәү шартлары өлешендәге зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү чыгарылды.
Кисәтүнең үтәлеше Яр Чаллы ЗТИ контроленә алынды.