Массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган мәгълүмат нигезендә тикшерү.

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Юридик зат белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чараларын уздыру кысаларында, Автозавод проспекты буенча 59 номерлы торак йортның баскыч мәйданчыгында җылыту системасының герметиклыгы бозылуга бәйле массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган мәгълүмат дәлилләре раслау тапты. Шулай ук җылы белән тәэмин итү системасында җитешсезлекләр булуы, циркуляциянең юклыгы, җылыту системасындагы приборларның һәм трубаүткәргечләрнең герметик өслегенең бозылуы ачыкланды. Нәтиҗәсе буларак, аталган йортның баскыч мәйданчыгы җылытылмаган, һава температурасы нормативка җавап бирмәгән.

         Моннан тыш, "ЖилБытКом-Сервис" ИК ҖЧҖ тарафыннан лицензиат идарә итә торган күпфатирлы йортлар турында белешмәләрне урнаштыру тәртибенең бозылу факты да билгеләнде. "ЖилБытКом-Сервис" ИК ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан идарәгә кабул ителгән күпфатирлы йортларның исемлеге үзгәртелүе турындагы мәгълүмат дәүләт торак күзәтчелеге органына җибәрелмәгән һәм системага да урнаштырылмаган.

         Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашырылган эшкуарлык эшчәнлеге өчен идарәче компаниянең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Суд 50 мең сум күләмендә административ штраф салу турында карар чыгарды. Ачыкланган җитештезлекләрне бетерү өчен күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International