2018 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары белән "Русло" ҖЧҖнең планлы документар һәм күчмә тикшерү уздыру турында 2018 елның 26 июнендәге АЛ-5851 номерлы күрсәтмәне (боерыкны) бәхәс кылу турындагы шикаять таләпләре өлешчә канәгатьләндерелде: ТР Дәүләт торак инспекциясенең 2018 елның 26 июнендәге АЛ-5851 номерлы күрсәтмәсе тикшерү уздыру өчен тапшырылырга тиешле документлар өлешендә законсыз дип танылды.
Кабул ителгән суд акты белән ризалашмыйча, ТР ДТИ Унберенче арбитраж апелляция судына апелляция шикаяте белән мөрәҗәгать итте.
Унберенче арбитраж апелляция суды ТР Арбитраж судының А65-22286/2018 номерлы эш буенча 2018 елның 27 сентябрендәге карарын гамәлдән чыгарды.
Апелляция инстанциясе суды тикшерә торган орган таләп иткән документларның тикшерү предметына кагылышы бар һәм аны уздыру өчен кирәкле, дип йомгак ясаган. Дәүләт торак күзәтчелеге органы лицензия контролен гамәлгә ашыру кысаларында торак-коммуналь хезмәтләргә түләү исәпләгәндә кулланыла торган, коммуналь хезмәтләрне күрсәтү өчен кирәкле ресурсларга исәп-хисап ясауга карата таләпләр үтәлешен раслый торган беренчел белешмәләрне үз эченә алган документларны соратып алырга хокуклы.
Кассацион инстанция суды 2019 елның 18 мартында Унберенче арбитраж апелляция судының 2018 елның 24 декабрендәге карарын законлы һәм нигезле дип таныды, шуның белән берлектә тикшерүләр уздыру өчен документларны таләп итүдә ТР ДТИ гамәлләренең хокуклы булуын раслады.