Бөгелмә ш. күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы "Спутник 1" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенә кагылышлы мөрәҗәгатьне карау буенча уздырылган планнан тыш тикшерү барышында Россия Дәүләт төзелеш агентлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча рулонлы түбә япмасының төзексезлеге аркасында фатир түшәменнән су үткән эзләр булуы ачыкланды. Әлеге җитешсезлекләргә юл куйган өчен "Спутник 1" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте рәисенә карата административ эш кузгатылды, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча карар чыгарылды. Җитештезлекләрне бетерү өчен күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контроленә алынды.