Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү хисаплау.

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

         Гвардейская урамы буенча 17 нче йортта яшәүчеләрнең күмәк мөрәҗәгатен карау барышында торак-коммуналь хезмәтләргә түләү хисаплау өлешендә җитешсезлекләр булуы ачыкланды. Әйтик, торак йортта торак булмаган бүлмә милекчесенә һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды торак бүлмәләре милекчесенә кайнар су белән тәэмин итү системаларының уртак мөлкәтен карап тоту хезмәте өчен түләү хисапланмаган. Торак-коммуналь хезмәтләргә счет-квитанцияләрдә күрсәтелә торгак күпфатирлы йортның түләнә торган мәйданы техник паспортта күрсәтелгән мәйданга туры килми, индивидуаль исәпкә алу җайланмасындагы күрсәткечләрне, кайнар су белән тәэмин итү, җылылык буенча йорттагы уртак прибор күрсәткечләрен исәпкә алу журналлары юк.   

       "Чаллы ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан, күпфатирлы йортны карап тоту өчен җаваплы зат буларак, күпфатирлы йортта энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар турында тәкъдимнәрне эшләү һәм КФЙ биналарның милекчеләренә җиткерү турындагы таләпләр үтәлмәгән. Күрсәтелгән җитешсезлекләр өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.16 ст. 5 өлешендә административ җаваплылык каралган.

         Тикшерү нәтиҗәсендә юридик затка карата административ беркетмә төзелде, 20 мең сум күләмендә административ штраф салу турында карар чыгарылды. Ачыкланган бозуларны бетерүгә күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International