Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Зәй шәһәренең Ленин урамы буенча 32 номерлы йортта яшәүченең җылытуның канәгатьләндерерлек булмавына кагылышлы мөрәҗәгате каралды. Тикшерү барышында мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар раслау тапты: бүлмәләрдә эчке һава температурасы норматив таләпләренә җавап бирми иде.
Җылыту буенча коммуналь хезмәт белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 "Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу" статьясы буенча, 5000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
"Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ адресына ТКЗТИ тарафыннан бирелгән күрсәтмә нигезендә фатирда температура режимы нормаль торышына китерелгән, бу хәл мөрәҗәгать итүченең имзасы куелган тикшерү акты белән раслана.