Торак йортларның түбәләрен һәм йорт яны территорияләрен кардан һәм боздан вакытында чистартуны тикшереп тору турында

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе үз карамагындагы районнарда торак фондларына карата түбәләрдә, балкон һәм подъезд кыекларында, йорт яны территорияләрендә карның һәм бозларның нормадан артык туплануына, бозлавыклы урыннар булуына карата сайланма тикшерүләр уздыра.

   Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Азнакай һәм Ютазы районнарында сайланма рәвештә торак йортларның барлыгы 485 йорт яны территориясе тикшерелде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда йорт яны территорияләрен, торак йортларның түбәләрен һәм балкон кыекларын гражданнарның иминлеге өчен куркыныч тудыручы кардан, боз сөңгеләреннән һәм бозлыклы урыннардан вакытында чистартып торуны тәэмин итү өлешендә зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 23 кисәтү һәм ачыкланган бозуларны бетерү турында 37 күрсәтмә бирелде. Шулай ук ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча ТМШ вазыйфаи затларына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ эшләр кузгатылды, 16 мең сумлык штраф санкцияләре билгеләнде.

      23 кисәтү буенча җитешсезлекләр бетерелгән, йорт яны территорияләре, түбәләр, балкон һәм подъезд кыеклары норматив торышка китерелгән, 18 күрсәтмә буенча җитешсезлекләр бетерелгән, 19 күрсәтмәнең үтәлеше Инспекция контролендә кала.

Инспекциянең әлеге юнәлештә торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру эше дәвам иттерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International