1 марттан КФЙ белән идарә итү һәм КФЙ торак милекчеләренең уртак мөлкәтен карап тоту эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча РФ Хөкүмәте актына кертелгән Үзгәрешләр законлы көченә керде.
Идарәче оешма КФЙ торак милекчеләре һәм торактан файдаланучылар белән үзара хезмәттәшлек итүне тәэмин итәргә тиеш, шул исәптән идарәче оешманың гамәлдәге офисына яисә, дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк белән идарәче оешма арасында шундый хезмәттәшлек итүне тәэмин итү ихтималын күздә тотучы шартнамә төзелгән очракта, әлеге үзәккә (алга таба – идарәче оешманың вәкиллеге) шәхсән мөрәҗәгать итү мөмкинлеген тудырып.
Идарәче оешманың вәкиллеге территориясендә үзләренә карата идарә эше әлеге идарәче оешма тарафыннан гамәлгә ашырыла торган күпфатирлы йортлар урын алган муниципаль берәмлек чикләрендә, шул исәптән шәһәр эче бүленеше булган шәһәр округының шәһәр эче районы чикләрендә яки федераль әһәмияттәге шәһәрнең шәһәр эче территориясендә, аталган күпфатирлы йортлардан җәяү барып җитү аралыгында урнашырга тиеш. Шул ук вакытта әлеге Кагыйдәләр максатларында җәяү барып җитәрлек ара дигәндә җәяү узарга мөмкин булган, 3 чакрымнан артмаган ераклык аңлашыла.
Идарәче оешма вәкиллеге билгеле бер көннәрдә һәм кабул итү сәгатьләрендә (аена бер мәртәбәдән ешрак түгел) күпфатирлы йортларда торак милекчеләрен һәм торактан файдаланучыларны кабул итү өчен билгеләнгән. Кабул итү идарәче оешма телефоны буенча яки торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланып, алдан язылып гамәлгә ашырыла. Алдан язылмыйча кабул итү кабул итүгә язылган торак милекчеләрен һәм торактан файдаланучыларны кабул итеп бетергәч гамәлгә ашырыла. Кабул итү барышында килгән сорауларга оператив җавап бирелә, шулай ук күпфатирлы йортта торак милекчесендә яки торактан файдаланучыда әлеге йорт буенча барлыкка килгән, ул милекчесе, аннан файдаланучы булып торган торак урында күпфатирлы йорт белән идарә итү мәсьәләсендә башка төрле ярдәм күрсәтелә. Кабул итү нәтиҗәсе шәхсән кабул итү журналында теркәлә.
Яр Чаллы торак зонасы инспекциясе тарафыннан Яр Чаллы шәһәрендәге, Тукай һәм Минзәлә районнарындагы идарәче компанияләргә РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 15 маендагы 416 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләрне үтәү буенча чаралар күрү турында профилактика хатлары юлланды. КФЙ белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. административ җаваплылык каралуы турында искәртелде.
Алынган җавапларга анализ нәтиҗәсендә Яр Чаллы шәһәре идарәче компанияләре тарафыннан идарәче компаниянең һәм аның вәкиллегенең җәяүләп бару (3 чм ераклыкта) аралыгында булуын тәэмин итү буенча чаралар күрелгән.