Түбән Кама зонасы торак инспекциясендә Зәй ш., Җиңү пр., 9 номерлы йортта яшәүченең аның фатирын электр белән тәэмин итүдән өзүнең законлы булу-булмавына кагылышлы мөрәҗәгате каралды.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә һәм халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү өлешендәге бозулар, ә атап әйткәндә, билгеләнгән хәбәр итү тәртибен бозып, фатирны электр белән тәэмин итүдән туктату факты буенча "17 подъездов" торак милекчеләре ширкәте идарәче оешмасы Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.23 "Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу" статьясы буенча 5000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
"17 подъездов" ТМШ идарәче оешмасына күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында күрсәтелде. Мөрәҗәгать итүчегә торак-коммуналь хезмәтләргә әҗәт булган очракта коммуналь хезмәтләрне күрсәтүне чикләү тәртибе турында аңлатылды һәм күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне вакытында гамәлгә ашырырга киңәш ителде.