Торак йортларның түбәләрен һәм йорт яны территорияләрен кардан һәм боздан вакытында чистартуны тикшереп тору турында

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан үз карамагында торучы районнардагы торак фондларына карата түбәләрдә, балкон һәм подъезд кыекларында, йорт яны терриорияләрендә карның һәм бозларның нормадан артык туплануына, бозлавыклы урыннар булуына карата сайланма тикшерүләр уздырыла.

          Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында барлыгы 1244 торак йорт яны территориясе тикшерелде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда йорт яны территорияләрен, торак йортларның түбәләрен һәм балкон кыекларын гражданнарның иминлеге өчен куркыныч тудыручы кардан, боз сөңгеләреннән һәм бозлыклы урыннардан вакытында чистартып торуны тәэмин итү өлешендә зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 44 кисәтү бирелде.

           26 күрсәтмә буенча җитешсезлекләр бетерелгән, йорт яны территорияләре, түбәләр, балкон һәм подъезд кыеклары норматив торышка китерелгән, 18 күрсәтмәнең үтәлеше Инспекция контролендә кала.         

          Инспекциянең әлеге юнәлештә торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру эше дәвам иттерелә.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International