Яңа Чишмә районы прокуратурасы таләбе буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларда фатир эчендә урнаштырылган газ җайланмасыннан куркынычсыз файдалануны һәм эксплуатацияләүне контрольдә тоту чаралары уздырылды, шулай ук, РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карары белән расланган Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтелгәндә йорт һәм фатир эче газ җайланмаларыннан кулланганда һәм аларны карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә газ куллану кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләргә туры китереп, күпфатирлы йортларда төтен һәм вентиляция каналларына техник хезмәт күрсәтүләр оештырылды.
Яңа Чишмә прокуратурасы һәм Яңа Чишмә РЭГС вәкилләре белән берлектә сайланма рәвештә 27 күпфатирлы йорт һәм күпфатирлы йортларда 56 фатир тикшерелде. 20 йортта һәм 16 фатирда йорт эче газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтүне, төтен һәм вентиляция каналларына техник хезмәт күрсәтүне оештыру, бүлмәләрдә тыштан һава керүне оештыру, фатир эчендәге газ җиһазларына вакытында техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау өлешендә җитешсезлекләр ачыкланды.
Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә "Яңа Чишмә ТКХ" МУП идарәче компаниясе адресына 20 күрсәтмә бирелде. Җибәрелгән хилафлыклар өчен МУП вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 "Йорт эче һәм фатир эче газ җайланмаларыннан куркынычсыз файдалануны һәм аларны карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрен бозу" статьясының 1 өлеше буенча, 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Тикшерүләр барышында фатирларның берсендә билгеләнгән тәртиптә рөхсәт алмыйча үзгәртеп планлаштыру факты ачыкланды. Торак урын милекчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 "Күпфатирлы йортларда торак урыннарны үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштыру" статьясының 2 өлеше буенча, 2000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Күрсәтелгән барлык эшләрнең үтәлеше инспекция контроленә алынды.