Йорт эчендә газ белән тәэмин итү

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе Яр Чаллы, Минзәлә, Актаныш шәһәрләре һәм Тукай районы буенча матбугат басмаларында Россия Федерациясе административ законнарына кертелгән үзгәрешләр турында мәгълүмат урнаштырды, хәзерге вакытта йорт һәм фатир эче газ җайланмасыннан ышанычлы файдалануны һәм карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык күздә тотыла. Шулай ук газдан файдаланыла торган бүлмәне карап тотуга карата беренчел таләпләргә аңлатмалар бирелде, әйтик, һава алмашы бозылу һ.б.

         Прокуратура таләбе буенча күпфатирлы йортларда фатир эчендә урнаштырылган газ җайланмасыннан куркынычсыз файдалануны һәм эксплуатацияләүне контрольдә тоту чаралары уздырылды, шулай ук, РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карары белән расланган Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтелгәндә йорт һәм фатир эче газ җайланмаларыннан кулланганда һәм аларны карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә газ куллану кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләргә туры китереп, күпфатирлы йортларда төтен һәм вентиляция каналларына техник хезмәт күрсәтүләр оештырылды.

         Тикшерүләр нәтиҗәсендә юридик затларга карата, 2019 елның 28 февраленә кадәрле срокта бетерү турында хәбәр итеп, зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 24 кисәтү бирелде. "Жилкомсервис" ҖКФ ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ материал судка җибәрелде; "Чаллы ИК" ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 статьясының 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелде, 40 мең сум күләмендә штраф салынды; хезмәт күрсәтүче оешмаларның вазыйфаи затларына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча 4 административ беркетмә төзелде, гомуми 19 мең сумлык штраф салынды.

       Махсус оешма вәкилен йорт һәм (яки) фатир эче газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшләр башкару өчен кертүдән баш тарткан өчен РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча җаваплылык күздә тотыла, шуңа бәйле рәвештә 5 мөлкәтче җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International