Юридик зат белән бәйләнешкә кермичә уздырылган чаралар барышында "Жилкомсервис" ҖКФ ҖЧҖ, "Вилой" ҖЧҖ һәм "Мәхәллә" ИК ҖЧҖ идарәсендә торучы йорт яны территорияләрен карап тоту буенча җитешсезлекләр барлыгы ачыкланды. Әлеге факт буенча күрсәтелгән компанияләрнең юридик затларына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ эш кузгатылды һәм карау өчен ТР Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судына җибәрелде. Административ хокук бозу вакыйгасы булуына күрсәтә торган, вазыйфаи зат тарафыннан турыдан-туры ачыкланган фактлар буенча "Электротехников" ИК ҖЧҖ, "Бумажник" ТИ, "Жилкомсервис" ҖКФ ҖЧҖ, "Паритет" ИК ҖЧҖ, "Челныстройремонт" ИО ҖЧҖ, "Камстройсервис" ТЭИ ҖЧҖ, "Ремжилстрой" ИК ҖЧҖ вазыйфаи затларына карата 21 административ материал төзелде.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә торак законнарының зарури таләпләре бозылуны бетерү максатларында, Яр Чаллы шәһәре идарәче компанияләренә 2019 елның 1 февраленә кадәр күрсәтмәне үтәү турында хәбәр итеп, зональ торак инспекциясе тарафыннан 16 кисәтү бирелде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, йорт яны территорияләрен, йорт кыекларын, балконнарны, түбәләрне тиешлечә карап тоту мәсьәләсе Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенең һәм ТР ДТИ җитәкчеләренең контролендә кала.