2019 елның 8 гыйнварында күпфатирлы йортта бүлмәләрне үзгәртеп коруны һәм (яки) үзгәртеп планлаштыруны җайга сала торган нормаларны тәртипкә китерү өлешендә Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр законлы көченә керде, алар нигезендә хәзерге вакытта Россия Федерациясе Торак кодексы күпфатирлы йортларда торак һәм торак булмаган барлык бүлмәләрне үзгәртеп кору һәм (яки) үзгәртеп планлаштыру тәртибен җайга сала.
Күпфатирлы йортта бүлмәне үзгәртеп кору һәм (яки) үзгәртеп планлаштыру җирле үзидарә органы белән ул кабул иткән карар нигезендә килештереп, закон таләпләрен үтәп гамәлгә ашырыла; күпфатирлы йортларда фатирларны һәм торак булмаган бүлмәләрне үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыру билгеләнгән тәртиптә җирле үзидарә органнары белән килештерелгән һәм расланган проектлауга дәүләт лицензиясе булган оешмалар яки шәхси эшкуарлар тарафыннан эшләнгән проектлар нигезендә җирле үзидарә органнарыннан рөхсәт алынганнан соң рөхсәт ителә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, законда яңа таләп барлыкка килгән, аның нигезендә күпфатирлы йортта торак яки торак булмаган бүлмәнең анда үзгәртеп кору һәм (яки) үзгәртеп планлаштыру эшләрен уздырырга ниятләгән милекчесе, бу эшләрне күпфатирлы йорттагы уртак мөлкәт өлешләрен берләштермичә башкарып булмаса, әлеге күпфатирлы йортта шушы бүлмәне үзгәртеп коруга һәм (яки) үзгәртеп планлаштыруга барлык бүлмәләрдәге милекчеләрнең риза булуы турында бүлмәләрнең милекчеләренең гомуми җыелыш беркетмәсен дә тапшырырга бурычлы.