Гражданнарның бозылган хокукларын торгызу турында

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Тынычлык пр., 77 номерлы йортта яшәүчеләрнең күпфатирлы йорт түбәсендә кәрәзле элемтә җайланмасын урнаштыруның хокуклы булу-булмавына кагылышлы мөрәҗәгатен карады.

        Инспекция уздырган тикшерүдән аңлашылганча, әлеге җайланманың түбәгә йорттагы торак урыннарның милекчеләре белән килештермичә урнаштырылган булуы билгеләнде.

         Россия Федерация Торак кодексының 36 ст. нигезендә күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре күпфатирлы йорттагы гомуми мөлкәткә гомуми өлешле милекчелек хокукында ия булалар, мондый мөлкәт составына торак йортның түбәсе дә керә. Күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми мөлкәтеннән башка затларның файдалануы турында карарлар кабул итү күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы компетенциясенә карый.

          Инспекция тарафыннан билгеләнгән тәртиптә уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча "Жильё" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә үзирекле рәвештә йорт түбәсендә урнаштырылган кәрәзле элемтә җайланмасын закон тәртибендә сүтү күрсәтмәсе бирелде.

           ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә кәрәзле элемтә җайланмасы сүтелгән, күпфатирлы йортта милекчеләрнең бозылган хокуклары торгызылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International