Идарәче оешмаларның энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен үтәвен тикшерүдә тоту турында

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Идарәче оешмалар тарафыннан күпфатирлы йортларда энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен һәм күпфатирлы йортларны кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү таләпләрен үтәүгә торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе "ТАТЭНЕРГО" АҖ ресурс белән тәэмин итүче оешмасыннан коммуналь ресурсларга (җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү) исәп-хисаплар йорттагы гомуми исәпкә алу җайланмалары күрсәткечләренә карап башкарыла торган күпфатирлы йортлар турындагы мәгълүматларга анализ үткәрә. Карау нәтиҗәләре буенча 2018 елда идарәче оешмаларга китертелә торган энергия ресурсларын коммерция исәбенә алуны тәэмин итү өлешендә зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 96 кисәтү чыгарылды.

         Моннан тыш, планлы һәм планнан тыш уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмаларга (ИК һәм ТМШ) күпфатирлы йортларны кулланыла торган коммуналь ресурсларны исәпкә алуның коллектив (йорттагы гомуми) җайланмасы белән тәэмин итү һәм коммуналь хезмәтләргә түләү хисаплаганда әлеге исәпкә алу җиһазлары күрсәткечләреннән файдалану өлешендәге җитешсезлекләрне бетерү турында 11 күрсәтмә бирелде, алар тулы күләмендә үтәлгән, бу хакта тиешле актлар төзелгән. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.16 ст. 4 өлеше ("Күпфатирлы йортларны карап тоту өчен җаваплы затлар тарафыннан энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен үтәмәү") нигезендә административ хокук бозу турында 3 беркетмә төзелде, аларны карау нәтиҗәсендә 30,0 мең сумлык административ штрафлар салу турында 3 карар чыгарылды.

         Идарәче оешмалар тарафыннан күпфатирлы йортларда энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен һәм күпфатирлы йортларны кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү таләпләрен үтәүгә контрольлек чаралары инспекция тарафыннан 2019 елда да дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International