Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә 2018/2019 еллар җылыту чоры башыннан бирле исле газ белән агулану очраклары артып китте, шул исәптән ике очракта кешеләр– бер ир-ат һәм өч һәм унөч яшьлек ике бала һәлак булды.
Тикшерүләр барышында һава алмашының юнәлеше үзгәрүгә йогынты ясарлык җитешсезлек очраклары ачыклана: герметик тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштыру, тәрәзә астына кушылдык җайланмалар ("хрущев суыткычы") ясау, кухня бүлмәсенә ишек булмау, торак урыннарын үзгәртеп планлаштыру (кухня бүлмәсен башка бүлмәгә тоташтыру, санитар бүлмәне ваннага тоташтыру), махсус оешмаларның тиешле киңәшләреннән башка гына санитар төеннең вентиляция каналына аерым вентиляция һәм кухняның вентиляция каналына куелган һава суыртып алучы труба зонтлары урнаштыру, вентиляция каналларын һәм чистарту кесәләрен кухня гарнитурлары белән каплау, төтен һәм вентиляция каналлары эшенә үзирекле рәвештә тыкшыну.
Еш кына бәхетсезлек очраклары җавапсыз кешеләр аркасында барлыкка килә, алар газ җайланмасыннан файдалану кагыйдәләрен бозалар, ә атап әйткәндә, төтен чыгару һәм вентиляция каналында суырту көче булмаганда яки җитәрлек булмаганда, шулай ук һава алмашының юнәлеше бозылганда газ җайланмаларыннан файдаланалар.
Хөрмәтле фатир хуҗалары, газ җайланмаларыннан файдаланганда РФ Хөкүмәтенең 2008 елның 21 июлендәге 549 номерлы карары белән расланган "Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне күрсәткәндә йорт эче һәм фатир эче газ җайланмасыннан файдаланганда һәм аны карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә газдан файдалану кагыйдәләре"нә зарури таянып эш итәргә кирәк, бу кагыйдәләр һәр фатир хуҗасының абонент китабында бар, ә атап әйткәндә:
1. Газ җайланмаларыннан файдаланганда бүлмәгә һава керүен тәэмин итәргә;
2. Газ җайланмаларын куллана башлар алдыннан һаваның суыртылу көче барлыгын тикшерергә;
3. Елга 1 мәртәбәдән ким булмаган ешлыкта газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтергә. Газ хезмәтеннән һәм махсус оешмалардан килгән хезмәткәрләргә газ җайланмасының, төтен чыгару һәм вентиляция каналларының төзек булуын тикшерү өчен мөмкинлек бирергә.
4. Газ җайланмасына хезмәт күрсәтү шартнамәләрен вакытында төзергә.