2018 ел өчен Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлегенә йомгак ясалды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

2018 елда Чистай ЗТИ тарафыннан Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында уздырылган планлы, планнан тыш тикшерүләр, инспекция тикшерүләрен уздыру кысаларында гомуми мәйданы 2432,79 мең квадрат метр булган 466 йорт каралды. Тикшерүләр барышында 1003 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 401 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозу турында 32 беркетмә төзелде, гомуми 329600 сумлык штрафлар салынды, шуның 128600 сумы түләнде.

2018 елда Чистай ЗТИ барлыгы 301 мөрәҗәгать килде, 2017 ел белән чагыштырганда бу 78 мөрәҗәгатькә азрак. Инспекциягә килгән мөрәҗәгатьләрнең гомуми исәбендә 6сы карау өчен ведомство карамагы буенча башка оешмаларга җибәрелде, 216 мөрәҗәгать буенча аларны уңай хәл итү буенча чаралар күрелде һәм аңлатмалар бирелде, 96 мөрәҗәгать инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде), 9 мөрәҗәгать карау стадиясендә һәм 43 мөрәҗәгать буенча гражданнар тарафыннан бәян ителгән фактлар расланмады.

Йорт яны территорияләренең санитар торышын һәм торак фондын төзекләндерүне контрольдә тоту кысаларында 2018 елда Чистай ЗТИ тарафыннан 235 күпфатирлы йорт яны территориясе тикшерелде, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 5 күрсәтмә бирелде, алар билгеләнгән чорларында үтәлде.

Су басуга каршы чаралар үтәлешенә контрольлек башкару кысаларында идарәче оешмалар адресына 14 кисәтү ясалды. 

2018-2019 еллар җылыту чорына торак фондын әзерләү буенча чаралар үтәлешен тикшереп тору кысаларында Чистай ЗТИ тарафыннан гомуми мәйданы 253,6 мең квадрат метр булган 132 торак йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 130 торак йортта торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 527 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 131 күрсәтмә бирелде, шулай ук 12 мең сумлык штраф салып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ хокук бозу турында 3 беркетмә һәм 25 мең сумлык штраф салып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча 1 беркетмә төзелде (штрафлар түләнде). 

2018 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән 40 күпфатирлы йортта капиталь ремонт барышын тикшереп тору кысаларында Чистай ЗТИ тарафыннан 155 тикшерү уздырылды, җитди бозуларны бетерү турында 7 күрсәтмә бирелде (җитешсезлекләр бетерелде). Башкарылган эшләр турында гомуми 182,589 млн.сумлык 393 акт, шул исәптән КС-2 формасы буенча башкарылган төзү-монтажлау эшләре турында гомуми 175,553 млн.сумлык 331 акт кабул ителде. Капиталь ремонты төгәлләнгән барлык йортлар да эксплуатациягә кабул ителде (эксплуатациягә кертү турында 40 акт имзаланды).

Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар мәгълүматларына караганда, 2018 елда күрсәтелгән оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 4236,2 мең сумлык эшләр башкарылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International