Гражданнар тарафыннан Коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндергәндә газдан куркынычсыз файдалану инструкциясе таләпләренең үтәлергә тиешлеге хакында

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 2017 елның 5 декабрендәге 1614/пр номерлы боерыгы белән Коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндергәндә газдан куркынычсыз файдалану инструкциясе (алга таба – Инструкция) расланды. Инструкция Россия Юстиция министрлыгында 2018 елның 28 апрелендә 50945 номеры белән теркәлгән.

Инструкциядә коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндергәндә газдан куркынычсыз файдалану буенча инструктаж уздыру тәртибе; күпфатирлы йортлар белән идарә итүче, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне карап тоту һәм төзәтү буенча хезмәтләр күрсәтүче һәм (яки) эшләр башкаручы затлар тарафыннан газдан куркынычсыз файдалану кагыйдәләре; йорт эчендәге газ җайланмасына карата йорт хуҗалыгы милекчеләре (файдаланучылар) һәм фатир эчендәге газ җайланмасына карата күпфатирлы йортлардагы урыннарның милекчеләре (файдаланучылар) тарафыннан газдан куркынычсыз файдалану кагыйдәләре; күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне карап тоту һәм төзәтү буенча хезмәтләр күрсәтүче һәм (яки) эшләр башкаручы затлар, йорт хуҗалыкларының һәм күпфатирлы йортлардагы урыннарның милекчеләре (файдаланучылар) тарафыннан йорт һәм фатир эче газ җайланмалары белән эш итү кагыйдәләре, шулай ук газ чыгып торуын ачыклаган очракта башкарылырга тиешле эшләр билгеләнгән.

Йорт хуҗалыкларының һәм күпфатирлы йортлардагы урыннарның милекчеләре (файдаланучылар), идарәче оешмалар, шулай ук йорт һәм (яки) фатир эче газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү һәм аны төзәтү турында шартнамә төзелгән махсус оешмалар әлеге Инструкцияне белергә һәм үтәргә тиеш.

Инструкциянең 4.21 п. нигезендә йорт хуҗалыкларының һәм күпфатирлы йортлардагы урыннарның милекчеләренә (файдаланучыларга) йорт һәм (яки) фатир эче газ җайланмасы составына керүче газдан файдалану җайланмасы урнаштырылган бүлмәгә һава керүен тәэмин итәргә. Шул ук вакытта ишекләрнең яки чиктәш урынга керә торган стеналарның аскы өлешендә ишек белән идән арасында рәшәткә яки ярык булуын, шулай ук аталган урынның тышкы стеналарда яки тәрәзәләрдә махсус һава кертү җайланмасының булуын күздә тотарга. 

Әлеге шартны үтәү – мәҗбүри, чөнки вентиляция системасының төзек эшләве дә, газдан файдалану җайланмасының куркынычсыз эше дә турыдан-туры шуңа бәйләнгән.

Әгәр табигый һава алмашын тәэмин итә торган вентиляция системасының һава кертү-чыгару җайланмасы йорт төзелешендә каралган булса, мондый системаның төзек халәттә эшләве төтен-вентиляция терәкләренең, вентканалларның тиешле торышта булуы белән, шулай ук читтән һава кертүне тәэмин итү буенча шартлар үтәлеше белән тәэмин ителә.

Еш кына күпфатирлы йортлардагы урыннарның милекчеләре (файдаланучылар) газдан файдалану җайланмасы урнаштырылган бүлмәгә тыштан һава кертүне тәэмин итү өлешендә Инструкция таләпләрен үтәми:

- төзелеш проектында каралган агач тәрәзәләр урынына һава кертү клапаннары булмаган герметик пластик тәрәзә блоклары урнаштырыла;

- тыгызлаучы кыстыргычлар белән ишек блоклары урнаштырыла;

- уңайсыз булганга күрә, кышкы чорда форточкалар ярдәмендә бүлмәне җилләтеп алудан баш тарта.

Мондый очракларда вентиляция системасының һава кертү-чыгару җайланмасы эшендә хилафлыклар барлыкка килә, үз чиратында бу хәл газдан файдалану җайланмасы эшендәге төгәлсезлекләргә китерергә мөмкин.

Йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмалары эшендәге төзексезлекләр бәхетсезлек очракларына (көнкүреш газының шартлавына, исле газ белән агулануга һ.б.) сәбәпче булырга мөмкин.

Газ җайланмаларыннан файдаланганда куркынычсызлык тәэмин итү максатларында гражданнарга Инструкциянең югарыда аталган таләпләрен үтәргә һәм торак урыннарга һава кереп торуын тәэмин итәргә чакырабыз:

- газдан файдалану җайланмасы урнаштырылган бүлмәгә һава кертүче клапаннары булмаган герметиклы пластик тәрәзәләрне һәм тыгызлаучы кыстыргычлары булган ишекләрне урнаштырмаска;

- торак урынны даими рәвештә җилләтеп торырга кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International