Әгәр фатир һәм андагы тирәлек түбәдән су үтү нәтиҗәсендә зыян күрсә, - әлеге зыянны идарәче компания каплый, хәтта түбә капиталь ремонтлауны таләп итсә, ә бу хакта карарны күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре әле дә булса кабул итмәсә дә. Россия Федерациясе Югары суды су үтүдән зыян күргән фатир хуҗасы белән идарәче компания арасындагы бәхәсне караганда шуңа күрсәткән.
РФ ЮС Гражданнар эшләре буенча суд коллегиясе зыян күргән якны хуплаган, түбәндәгеләргә күрсәтеп:
түбә КФЙ уртак милекнең бер өлеше булып тора, ул күпфатирлы йорт ышанычлы һәм куркынычсыз, шул исәптән гражданнарның гомере һәм сәламәтлеге һәм аларның мөлкәте өчен дә куркынычсыз, булырлык итеп карап тотылырга тиеш (РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 13 августындагы 491 номерлы карарында расланган Күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тоту кагыйдәләренең (алга таба - Кагыйдәләр) 10 п. "а" пп.);
шул ук вакытта уртак милекне карап тоту җитешсезлекләрне һәм куркынычларны тиз арада ачыклау өчен карауны, шулай ук агымдагы һәм капиталь ремонтны, сезонлы эксплуатациягә әзерләүне дә үз эченә ала (Кагыйдәләрнең 11 п. "з" пп.);
РФ Хөкүмәте идарәче компаниядән таләп итә торган түбәне карап тоту эшләренең минималь исемлеге (РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 3 апрелендәге 290 номерлы карарында расланган Күпфатирлы йортта гомуми милекне тиешенчә карап тотуны тәэмин итү өчен кирәкле хезмәтләрнең һәм эшләрнең минималь исемлегенең 7 п.), - ул су үтү урыннары булу-булмауга карата түбәне тикшерү; түбәне тотып торучы конструкцияләрдә деформацияләнгән һәм зыян килгән урыннарны ачыклау; түбәне тикшерү һәм яңгыр һәм кар эрегән сулар агуга комачаулый торган чүптән, пычрактан һәм боздан арындыру; су үтүгә китерә торган бозуларны ачыклаганда - кичекмәстән аларны бетерү. Калган очракларда - торгызу эшләре (зарурлык булганда) планын эшләү, аларны уздыру.
Капиталь ремонтка килгәндә, чыннан да, РФ Торак кодексының 44 ст. 2 өл. 1 п. нигезендә биналарның милекчеләренең гомуми җыелышында гына капремонт буенча карар кабул ителергә мөмкин. Ләкин бу хәл әлеге мәсьәләдә милекчеләрнең гомуми җыелышы узмаган булса (яки узган, ләкин алар ремонттан баш тарткан булса), хәзер йортны теләсә ничек карап тотарга мөмкин дигән сүз түгел. Киресенчә: гамәлдәге законнарда КФЙ биналарның милекчеләре тарафыннан теге яки бу эшләрне уздыру турында карар кабул итү яки кабул итмәүгә карап торак фондын яшәргә яраклы торышта карап тоту бурычы йөкләнмәгән. Шуңа күрә дә милекчеләрнең карарны кабул итмәве кичекмәстән уздырылырга тиешле, агымдагы, күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту буенча норматив билгеләнгән дәрәҗәне тәэмин итү буенча зарури таләпләрне үтәүгә юнәлдерелгән эшләрне уздыруга каршылык була алмый, бу таләпләр гомуми җыелыш карарына бәйсез рәвештә идарәче оешма тарафыннан үтәлгән булырга тиеш.
Димәк, идарәче компания агымдагы ремонты уздырмаган һәм соңгы катта явым-төшем суларының фатирга үтеп керү мөмкинлегенә юл куйган, шуңа күрә ул гаепле дә. (РФ ЮС Гражданнар эшләре буенча суд коллегиясенең 2018 елның 20 ноябрендәге № 48-КГ18-22 билгеләмәсе).