Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Яр Чаллы ш. Автозавод пр. буенча 59 нчы торак йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карау барышында ачыкланганча, әлеге күпфатирлы йорт лицензияләр реестрына кертелмәгән. Күпфатирлы йорт белән идарә итүне "Жилбытком-сервис" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе гамәлгә ашыра. Ачыкланган факт буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ эш кузгатылды һәм тикшерү материаллары карау һәм карар кабул итү өчен җәмәгать судына җибәрелде.
Билгеләп узарга кирәк, "Жилбытком-сервис" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе бар. Шул ук вакытта торак законнарындагы таләпләр идарәче компанияне лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза белән ТР Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә.