2018 елга юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан законнардагы зарури таләпләрне бозуны кисәтү буенча ТР ДТИ программасын үтәү турында

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законның 8.2 статьясы нигезендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары ел саен раслана торган хокук бозуларны кисәтү программалары нигезендә зарури таләпләр бозылуны кисәтү буенча чараларны гамәлгә ашыралар.

ТР ДТИ 2018 елның 21 февралендәге 76 номерлы боерыгы нигезендә ТР ДТИнең 2018 елга юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан законнардагы зарури таләпләрне бозуны кисәтү буенча ТР ДТИ программасы расланды.

Аталган программаны үтәү йөзеннән Чистай ЗТИ тарафыннан түбәндәге планлаштырылган профилактика чаралары уздырылды:

- зарури таләпләрне үтәү мәсьәләләрендә юридик затларга мәгълүмат җиткерү максатларында идарәче оешмаларга ай саен мәгълүмати кисәтү хатлары җибәрелде (барлыгы 12 хат әзерләнде);

- зарури таләпләрне үтәү мәсьәләләрендә кулланма эшләнде һәм идарәче оешмаларга җибәрелде;

- квартал саен, зарури таләпләр бозылуның иң еш очрый торган очракларын күрсәтеп, мондый бозуларны булдырмау максатларында юридик затлар күрергә тиешле чараларга карата аңлатмалар белән, ЧЗТИнең дәүләт контроле (күзәтчелеге) буенча тәҗрибә гомумиләштерелде; мәгълүмат идарәче оешмаларга җибәрелде (барлыгы 3 хат әзерләнде);

- норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертелү дәрәҗәсенә карап, әлеге үзгәрешләр турында, аларның гамәлгә керү срокларын һәм тәртибен күрсәтеп, идарәче оешмаларга мәгълүмат җиткерелде (барлыгы 4 хат әзерләнде);

- зарури таләпләрне бозу билгеләре турында мәгълүматлар булганда, идарәче оешмаларга кисәтүләр бирелде (барлыгы 124 кисәтү бирелде);

- ММЧда аңлату эшләре уздырылды, идарәче оешмалар тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча зарури таләпләрне үтәү зарурлыгы турында киңәшмәләр һәм семинарлар уздырылды (җирле ММЧда  6 мәкалә урнаштырылды; Нурлат ш. һәм Чистай ш. идарәче оешмалары вәкилләре белән семинар һәм ике киңәшмә уздырылды).

2019 елга законнардагы зарури таләпләрне бозуны кисәтү буенча ЧЗТИ программасы проекты эшләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International