Лицензия контролен гамәлгә ашыру кысаларында, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасы турында" 2014 елның 21 июлендәге 209-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында (dom.gosuslugi.ru) "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенең күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге турында мәгълүмат ачу өлешендә зарури таләпләрнең үтәлешенә тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында ачыкланганча, Зәй ш., М.Никифоров ур., 81 йорт; Төзүчеләр урамы, 9 йорт, 10 йорт адреслары буенча урнашкан күпфатирлы йортларның техник сыйфатламалары турында тулы күләмендә мәгълүмат юк.
Тикшерү нәтиҗәсендә һәм күпфатирлы йортлар белән лицензия таләпләрен бозып идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Тикшерү материаллары карау һәм карар кабул итү өчен Зәй ш. җәмәгать судына тапшырылды.
"Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ адресына билгеләнгән тәртиптә торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге турында тулы күләмендә мәгълүмат урнаштыруны тәэмин итү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.