Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 статьясында ("Йорт һәм фатир эче газ җайланмасыннан куркынычсыз файдалануны һәм карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрен бозу") каралган хокук бозуларны ачыклаганда газ бүлү оешмалары белән торак инспекциясенең үзара хезмәттәшлек итүе кысаларында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама ш., Химиклар пр., 6А номерлы торак йортта торак урын милекчесенә карата административ материал каралды, әлеге милекче, билгеләнгән тәртиптә мондый эшләрне башкару зарурлыгы турында хәбәр итү очрагында, фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү буенча эшләр башкару өчен махсус оешма вәкилен фатирга кертмәгән.
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 статьясының 3 өлеше нигезендә күрсәтелгән торак урынның милекчесе 1000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды. ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча, "Нижнекамскгаз" ЭПИ газ бүлү оешмасы белгечләрен җәлеп итеп, күрсәтелгән фатирда фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү гамәлгә ашырылды. Административ штраф милекче тарафыннан билгеләнгән срокта түләнде.