Мөслим муниципаль районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауны төгәлләү хакында

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

2018 елда, Күпфатирлы йортларда уртак мөлкәтне капиталь ремонтлауның төбәк программасының кыска чорлы планын гамәлгә ашыру кысаларында, Мөслим муниципаль районында 8 эш төре буенча 6 йорт төзекләндерелде. Эшләр "СтройМус" ҖЧҖ субподряд оешмасы тарафыннан башкарылды.

Капиталь ремонт уздыру барышында Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән йортларны карау буенча барлыгы 23 тикшерү уздырылды. Эшләр башкаруның сыйфатына уздырылган сайланма тикшерүләр нәтиҗәсендә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты адресына 2 күрсәтмә бирелде, алар үтәлде һәм тикшерү актлары белән ябылды.

Күпфатирлы йортларда планлаштырылган барлык эшләр тулы күләмендә төгәлләнгән, кертү актлары кабул итү комиссиясе тарафыннан имзаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International