Әлмәт, Сарман, Мөслим һәм Чирмешән муниципаль районнары Башкарма комитетлары тарафыннан "Татарстан Республикасы Торак фонды мониторингы" ДМС системасында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы билгеләгән финанслау лимитлары чикләрендә 2019 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча кыска чорлы планнарын формалаштырган.
Әлмәт ш. һәм Әлмәт районында - 64 йортта, Җәлил п. һәм Сарман ав. - 14 йортта, Мөслим МБ - 3 йортта һәм Чирмешән МБ 1 йортта капиталь ремонт эшләрен уздыру планлаштырыла. Капиталь ремонт программаларына кертелгән барлык йортлар да ӘЗТИ тарафыннан тикшерелде. Тәртикә салынмаган элемтә элмә линияләре һәм һава кабель үткәргечләре Әлмәт шәһәренең 55 күпфатирлы йортында ачыкланды. Җитешсезлекнең бетерелүе контрольгә алынды.
ӘЗТИ тәкъдимнәре буенча, инспекция уздырган планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нигезендә, 2019 елга капиталь ремонт программаларына 11 күпфатирлы йорт кертелгән, алардан 9 - Әлмәт МБ, 1 - Сарман МБ, 1 - Мөслим МБ.