Йорт эче газ җайланмасына техник диагностика уздыру буенча гамәлдәге законнарны бозган өчен, ИК вазыйфаи затларын җаваплылыкка тарту турында

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

2018 елның 26 сентябрендә Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре прокурорының "ЖЭУ №13" ҖЧҖ, "ЖЭУ №7" ҖЧҖ,   "Лачын" ҖЧҖ, "Комфорт" ИК" МУП, "ТКХ (Инженер челтәрләре)" МУП, "ПЕРВЫЙ ПОСЕЛОК" ИК ҖЧҖ, "Альянс" ҖЧҖ, "ЖЭУ-10" ҖЧҖ, "ЖЭУ-12" ҖЧҖ, "Новация" ТЙ ИК" ҖЧҖ, "АСЦЖ" ҖЧҖ идарәче компанияләренең вазыйфаи затларына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгату турында карарлары килде. Шәһәр прокуратурасы уздырган тикшерү нәтиҗәсендә билгеләнгәнчә, югарыда санап үтелгән идарәче компанияләр идәрсендә йортны эксплуатациягә керткән көннән башлап газлаштырылган күпфатирлы йортлар бар һәм аларның газүткәргечләренә 30 елдан артык, әлеге күпфатирлы йортларда йорт эче газ җайланмаларына техник диагностика уздырылмаган, махсус оешмадан тиешле бәяләмә дә алынмаган.  "ЖЭУ №13" ҖЧҖ, "ЖЭУ №7" ҖЧҖ,   "Лачын" ҖЧҖ, "Комфорт" ИК" МУП, "ТКХ (Инженер челтәрләре)" МУП, "ПЕРВЫЙ ПОСЕЛОК" ИК ҖЧҖ, "Альянс" ҖЧҖ, "ЖЭУ-10" ҖЧҖ, "ЖЭУ-12" ҖЧҖ, "Новация" ТЙ ИК" ҖЧҖ, "АСЦЖ" ҖЧҖ  идарәче компанияләренең вазыйфаи затлары гамәлләрендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу составы бар - фатир һәм (яки) йорт эче газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча эшләр башкару (хезмәт күрсәтү) сыйфатына (срогына, ешлыгына) карата таләпләрне бозу яки йорт һәм фатир эче газ җайланмаларыннан куркынычсыз файдалану һәм аларны карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрендә каралган исемлеккә кертелгән йорт һәм (яки) фатир эче газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча эшләрне башкармау (хезмәтләр күрсәтмәү).

          2018 елның 28 сентябрендә административ эшләрнең материаллары Әлмәт зонасы торак инспекциясендә карап тикшерелде. Аларны карау нәтиҗәсендә "ЖЭУ №13" ҖЧҖ, "ЖЭУ №7" ҖЧҖ,   "Лачын" ҖЧҖ, "Комфорт" ИК" МУП, "ТКХ (Инженер челтәрләре)" МУП, "ПЕРВЫЙ ПОСЕЛОК" ИК ҖЧҖ, "Альянс" ҖЧҖ, "ЖЭУ-10" ҖЧҖ, "ЖЭУ-12" ҖЧҖ, "Новация" ТЙ ИК" ҖЧҖ, "АСЦЖ" ҖЧҖ идарәче компанияләренең вазыйфаи затлары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм гомуми 55,0 мең сумлык штраф салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International