Болгар ш. ТМШ рәисен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.7 ст. буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Торак кодексының (алга таба - РФ ТК) 138 ст. 9 п. нигезендә торак милекчеләре ширкәте ширкәт әгъзалары реестрын алып барырга һәм ел саен агымдагы елның беренче кварталында әлеге реестр күчермәсен РФ ТК 20 ст. 2 өл. күрсәтелгән Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарына, ягъни дәүләт торак күзәтчелеге органнарына җибәрергә тиеш.

2018 елның 9 ноябрендә Чистай ЗТИ уздырган тикшерү барышында билгеләнгәнчә, Болгар ш. "Шеронова 23" торак милекчеләре ширкәте тарафыннан РФ ТК 138 ст. 9 п. таләпләре бозылган: ТМШ әгъзалары реестрының күчермәсе Чистай ЗТИ җибәрелмәгән. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Шеронова 23" ТМШ рәисенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.7 ст. буенча беркетмә төзелде, административ эш карау өчен ведомстволык буенча Спас районы җәмәгать судына җибәрелде.

Җәмәгать судының 2018 елның 5 декабрендәге карары нигезендә "Шеронова 23" ТМШ рәисе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.7 ст. каралган хокук бозуда гаепле дип танылды, аңа 300 (өч йөз) сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Ачыкланган җитешсезлекне бетерү өчен "Шеронова 23" ТМШ рәисенә күрсәтмә бирелде, ул инспекция тикшерүендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International