2018 елның 19 ноябрендә ТР Яр Чаллы шәһәре суды тарафыннан Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенең гаризасы буенча торак урыннарның милекчләренә үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыру факты буенча тикшерү чараларын уздыру өчен үтеп керү мөмкинлеген тәэмин итүне йөкләү турында эшләр каралды.
Суд тикшерүенә әзерлек стадиясендә милекчеләр ирекле рәвештә торак урыннарына үтеп керү мөмкинлеген тәэмин иттеләр. Рөхсәт документларыннан башка уздырылган үзгәртеп планлаштыру эшләре расланды. Милекчеләргә карата административ беркетмәләр төзелде һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында карарлар кабул ителде. Административ штрафларның гомуми суммасы 4000 сум тәшкил итте.