2018 елның 28 ноябрендәге 442-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Торак кодексының 159 һәм 160 статьяларына үзгәрешләр кертелде.
Хәзер башкарма хакимият органы гражданнарга субсидияләр бирү турында карар кабул итү өчен кирәкле белешмәләрне мөстәкыйль соратып алырга тиеш булачак.
Документ кабул ителгәнчегә кадәр мөрәҗәгать итүчеләргә ТКХ хезмәтләренә түләгән өчен ташлама алу буенча коммуналь түләүләрдә әҗәтләре булмавын үзләренә расларга туры килә иде. "Коммуналь түләүләр буенча әҗәт булмавы турында аталган белешмәләрне үз эченә алган документларны гражданнардан таләп итү тыела", - диелә федераль закон текстында.
Документтагы үзгәрешләр 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.