Бөгелмә зонасы торак инспекциясенең 2018 елның 11 аендагы эш нәтиҗәләре хакында

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Торак фондына планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздыру барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан инспекциягә беркетелгән районнарда (Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы) 2018 елның 11 аенда гомуми мәйданы 2905,44 мең кв. метр булган 433 күпфатирлы йорт каралды. Тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылуның 710 очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә һәм физик затлар адресына 429 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 90 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 4, вазыйфаи затларга – 36, физик затларга – 50. Гомуми 32 000 сумлык штраф санкцияләре белдерелде. Фактта штрафларның 379500 сумы түләнде, бу салынган барлык штрафлар суммасының 90 %ын тәшкил итә.

2018 елның 11 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә караган Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарындагы гражданнардан торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына һәм торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатсыз күрсәтелүе буенча 910 мәсьәләгә кагылышлы 778 мөрәҗәгать килде. 654 мөрәҗәгать тулы күләмендә каралды, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре хакында мөрәҗәгать итүчеләргә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде, калган мөрәҗәгатьләр инспекция контролендә кала бирә.

         Шулай ук, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 26.12.2008 N 294-ФЗ федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 53 контрольлек чарасы уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 43 кисәтү бирелде.

    Идарәче оешмалар тарафыннан Бөгелмә зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә 16177,5 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International