Бөгелмә шәһәре прокуратурасында көнкүрештә газ җайланмасыннан куркынычсыз файдалануны тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы уздырылды

2018 елның 14 декабре, җомга

2018 елның 5 декабрендә Бөгелмә шәһәре прокуратурасында көнкүрештә газ җайланмасыннан файдаланганда куркынычсызлык тәэмин итү буенча Бөгелмә шәһәре прокуроры В.В. Кузьмин рәислегендә, ресурс белән тәэмин итүче һәм идарәче оешмалар вәкилләре катнашында эш төркеме утырышы булды.

     Әлеге утырышта шәһәрнең торак-коммуналь эшчәнлегендәге мәсьәләләр спектры каралды. Утырышта фикер алышынган иң әһәмиятле мәсьәләләр булып идарәче оешмаларның ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга булган бурычларына, шулай ук йорт һәм фатир эче газ җайланмаларыннан файдаланганда куркынычсызлык таләпләре үтәлүенә бәйле мәсьәләләр торды.

     2018 елның 11 аенда ачыкланган хокук бозу очраклары һәм аларны юкка чыгару буенча күрелгән чаралар турында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе консультанты А.Ф. Каюмова доклад белән чыгыш ясады.

     Утырыш йомгаклары буенча торак урыннарда йорт һәм фатир эче газ җайланмаларыннан файдаланганда куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә бозуларны ачыклау һәм вакытында бетерү буенча чаралар планы төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International