Газ җайланмасыннан куркынычсыз файдалануны тәэмин итү өлкәсендә законнары үтәү мәсьәләсе буенча Бөгелмә ш. ТКХ хезмәткәрләре киңәшмәсе

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Исле газ белән агулану очраклары ешаеп китүгә бәйле рәвештә, Бөгелмә шәһәре мэриясендә 2018 елның 4 декабрендә Бөгелмә районы идарәче оешмалары һәм ТМШ, "Бугульмагаз" ЭҖИ җитәкчеләре, Бөгелмә шәһәре Прокуратурасы, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе вәкилләре катнашында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә көн тәртибендә торган иң актуаль мәсьәләләр күтәрелде:

  • йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмасын куркынычсыз эксплуатацияләү һәм күпфатирлы йортларда төтен юлларының, вентиляция каналларының төзек рәвештә эшләвен тәэмин итү;
  • торак урыннары милекчеләренең фатир эчендәге газ җайланмасына махсуслаштырылган оешмалар тарафыннан техник хезмәт күрсәтү өчен өйләренә кертмәве турында.

Киңәшмәдә ТР Бөгелмә муниципаль районы территориясендәге күпфатирлы йортларда йорт һәм фатир эче газ җайланмаларын карап тотуны, эксплуатацияләүне, төтен һәм җилләтү каналларына техник хезмәт күрсәтүне оештыруны мониторинглау һәм тикшерүдә тоту буенча эш төркемнәре оештыру турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International