Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Рябинка" ТМШ, "Домуправ-3" ИК ҖЧҖ идарәче оешмаларының "Торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасы турында" 2014 ел, 21 июль, № 209-ФЗ федераль закон, Россия Элемтә министрлыгының һәм Россия Төзелеш министрлыгының "Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат җиткерүчеләр тарафыннан мәгълүматны урнаштыру составын, срокларын һәм ешлыгын раслау турында" 2016 ел, 29 февраль, №74 һәм № 114/пр боерыгы таләпләрен, 2017-2018 елларның хисап чорында идарәче оешма эшчәнлеге турындагы мәгълүматны торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында (dom.gosuslugi.ru) урнаштыру таләпләрен үтәвенә тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында ачыкланганча, 10 данә күләмендә күпфатирлы йортларның техник сыйфатламалары турында мәгълүмат юк.
"Рябинка" ТМШ, "Домуправ-3" ИК ҖЧҖ әлеге җитешсезлекләргә юл куйган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 статьясының 2 өлеше ("Торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүматны урнаштырмау, мәгълүматны тулы булмаган күләмдә урнаштыру яки төгәл булмаган мәгълүмат урнаштыру") буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.