Түбән Кама ш., Тынычлык пр. 48 нче йортта яшәүченең фатирны һәм 9 каттагы баскычлы урыннарны түбәдән су үтү һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен чараларны вакытында күрмәү сәбәпле су басуы турындагы мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә "ПЖКХ-17" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3. ст. 2. "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру" өлеше буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды, 50 сум күләмендә штраф салынды.
ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә "ПЖКХ-17" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе җитешсезлекләрне бетерде, мөрәҗәгать итүче фатирының түбәсенә агымдагы ремонт ясалды, уртак файдалану урыннарында су басу эзләре бетерелде.