Җылыту чоры башланып китүгә бәйле рәвештә һәм ТР ДТИ башлыгы С.А.Крайнов боерыгы нигезендә Чистай зонасы торак инспекциясендә "кайнар линия" телефонының эше оештырылды – (8-84342-5-05-13).
2018 елның 08 октябреннән 25 октябренә кадәрге чорда ЧЗТИнең "кайнар линия" телефонына җылы белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавы турында 8 мөрәҗәгать килде. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да Чистайда яшәүчеләрдән.
Барлык мөрәҗәгать буенча идарәче оешмалар тарафыннан оператив рәвештә җылы белән тәэмин итү системалары эшендәге җитешсезлекләрне бетерү чаралары күрелде, бу хакта телефоннан сөйләшүләр барышында мөрәҗәгать итүчеләрдән дәлилләмә алынды. Бу мөрәҗәгатьләр инспекция контроленнән алынды.