РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 31 августындагы 1039 номерлы карарында каты коммуналь калдыкларны туплау урыннарын (мәйданчыкларын) булдыру тәртибе, каты коммуналь калдыкларны туплау урыннарын (мәйданчыкларын) формалаштыру һәм аларның реестрын алып бару кагыйдәләре билгеләнде.
Каты коммуналь калдыкларны туплау урыннары (мәйданчыклары) җирле үзидарә органнары тарафыннан, мондый муниципаль берәмлекне төзекләндерү таләпләренә һәм халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге өлкәсендәге законнарның таләпләренә туры китереп, карар кабул итү юлы белән булдырыла.
Каты коммуналь калдыкларны туплау урынын (мәйданчыгын) булдыру вазыйфасы башка затларга йөкләнгән очракта, мондый затлар каты коммуналь калдыкларны туплау урынын (мәйданчыгын) булдыруны язмача заявка нигезендә җирле үзидарә органы белән килештерә.
Заявка килгән көненнән башлап 10 календарь көненнән соңга калмаган срокта карала.
Каты коммуналь калдыкларны туплау урыннары (мәйданчыклары) реестры каты коммуналь калдыкларны туплау урыннары (мәйданчыклары) турында белешмәләр базасыннан гыйбарәт, вәкаләтле орган тарафыннан кәгазьдә һәм электрон рәвештә алып барыла.
Вәкаләтле орган тарафыннан каты коммуналь калдыкларны туплау урыны (мәйданчыгы) булдыру турында белешмәләр кертү турында карар кабул ителгән көннән башлап 5 эш көне эчендә реестрга белешмәләр кертелә.