Махсус счетлар

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Россия Федерациясенең Үзәк банкы Россия Федерациясе Торак кодексының 176 статьясының 2 өлешендәге таләпләргә җавап бирә торган кредит учреждениеләре хакындагы мәгълүматларны яңартты  (https://www.cbr.ru/credit/). Алар исәбендә: Банк ВТБ (ГАҖ); "Альфа-банк" АҖ; "Сбербанк" ГАҖ; "Россельхозбанк" АҖ.

РФ Торак кодексының 176 ст. 2.1 өлеше нигезендә махсус счет хуҗасы Россия кредит оешмасының әлеге статьяның 2 өлешендә билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерүдә тотарга бурычлы. Әгәр махсус счет ачылган Россия кредит оешмасы аталган таләпләргә җавап бирүдән туктаса, махсус счет хуҗасы Россия Федерациясе Үзәк банкында мәгълүмат урнаштырылган вакыттан башлап унбиш көн эчендә, язмача формада һәм күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре системасыннан файдаланып, махсус счет ачу өчен бүтән Россия кредит оешмасын сайлау турында карар кабул итү зарурлыгы турында хәбәр итәргә бурычлы, шулай ук бүтән Россия кредит оешмасын сайлау турында карар кабул итү өчен күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышын уздыру инициаторы булырга хокуклы.  Бу вакытта күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре мондый карарны үзләренә хәбәр ирешкән вакыттан башлап ике ай дәвамында кабул итәргә тиеш. Махсус счет хуҗасына, ул күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышын уздыру инициаторы булган очраклардан тыш, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең махсус счет ачу өчен бүтән Россия кредит оешмасын сайлау турында мәсьәләне карау планлаштырыла торган гомуми җыелышын уздыру турында хәбәр ирештерелә, һәм ул мондый җыелышта катнашырга хокуклы. Бүтән Россия кредит оешмасын сайлау турында карар кабул итү зарурлыгына бәйле рәвештә уздырылган күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең уртак җыелышыннан беркетмә күчермәсе гомуми җыелыш уздырылган көннән башлап өч календарь көне эчендә, ләкин бүтән Россия кредит оешмасын сайлау турында карар кабул итү зарурлыгы турында күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренә хәбәр ителгән көннән башлап ике айдан соңга калмыйча, мондый гомуми җыелышны уздыру инициаторы булган зат тарафыннан махсус счет хуҗасына җибәрелә.

Әгәр күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре бүтән Россия кредит оешмасын сайлау турында карарны билгеләнгән срокта кабул итмәсә, шулай ук бүтән Россия кредит оешмасын сайлау турында карар кабул итү зарурлыгына бәйле рәвештә уздырылган күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең уртак җыелышыннан беркетмә күчермәсен алмаса, махсус счет хуҗасы Россия кредит оешмасын мөстәкыйль билгели һәм унбиш көн эчендә, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренә, дәүләт торак күзәтчелеге органнарына яңа махсус счет ачылуы турында, шул исәптән системадан файдаланып электрон формада, хәбәр итеп махсус счет ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International