РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 13 сентябрендәге 1090 номерлы карары нигезендә шундыйлар булып, асылда, 26 сентябрьдән түбәндәгеләр саналачак:
- йорт эчендәге газ җиһазлары системаларын тиешенчә карап тотмау;
- лифтларны эксплуатацияләгәндәге җитешсезлекләр;
- ике ай дәвамында ресурс белән тәэмин итүче оешмага әҗәтле булу;
- күпфатирлы йорттагы мөлкәтне карап тоту һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен үтәмәү, нәтиҗәдә йортта яшәүчеләрнең гомере яки сәламәтлеге өчен куркыныч барлыкка килү.
Болар белән берлектә, 2019 елның 1 мартыннан башлап, авария-диспетчер хезмәте күрсәтүгә карата лицензиат тарафыннан таләпләрне бозу да лицензия таләпләрен җитди бозу булып саналачак. Шулай ук РФ Хөкүмәте карарында билгеләнгәнчә, лицензиат лицензия таләпләрен җитди бозу өчен административ җәза билгеләнгән көннән башлап 12 ай эчендә шундый ук җитди хокук бозуны кабатласа, күпфатирлы йорт яки йортлар турында белешмәләр лицензияләрнең төбәк реестрыннан төшереп калдырылачак. Хокук бозу төренә карап, бу кагыйдә үзләренә карата җитди рәвештә лицензия таләпләре бозылган йортларга яки лицензиат идарә итә торган барлык йортларга да кагылачак.