РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 21 мартындагы карары нигезендә кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, авария-диспетчер хезмәте, телефоннан мөрәҗәгать булган очракта, 5 минут дәвамында милекчегә яки күпфатирлы йортта торак урыннан файдаланучыга җавап бирергә тиеш, ә аталган срокта җавап тәэмин ителмәгән очракта – телефоннан мөрәҗәгать ирешкән вакыттан алып 10 минут эчендә авария-диспетчер хезмәте үзе шалтыратырга яки тавышлы һәм (яки) электрон хәбәр калдыру өчен технологик мөмкинлек бирергә тиеш, андый мөрәҗәгать килгән вакытыннан алып 10 минут эчендә карала. Моннан тыш, авария-диспетчер хезмәте заявка теркәлгән вакыттан башлап кимендә ярты сәгать эчендә салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча йорт эчендәге инженерлык системаларына, җылыту һәм электр белән тәэмин итү буенча йорт эчендәге системаларга килгән аварияле зыянны бетерергә бурычлы булачак.
Шулай ук башка бурычларны үтәү өчен дә билгеле бер сроклар билгеләнгән:
су агызу буенча йорт эчендәге инженерлык системасындагы чүпләрне чистарту – заявка теркәлгән вакыттан башлап ике сәгать эчендә;
күпфатирлы йортлар эчендә урнашкан чүпүткәргечләр тыгылуны бетерү – заявка теркәлгән вакыттан башлап 2 сәгать эчендә, ләкин заявкаларны тәүлек әйләнәсе кабул иткәндә 8 сәгатьтән дә иртәрәк һәм 23 сәгатьтән дә соңрак түгел;
салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча йорт эчендәге инженерлык системасына аварияле зыян салынганда коммуналь хезмәтләр күрсәтү – аталган хезмәтләрне күрсәтү буенча торак законнарында билгеләнгән өзеклек вакытларын бозмый торган срокта;
салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, су агызу буенча йорт эче инженерлык челтәрләрендә һәм җылыту һәм электр белән тәэмин итү буенча йорт эче системаларында аварияле хилафлыкларны бетерү – аварияле зыян салынган датадан башлап 3 тәүлектән артмаган срокта.
Бу вакытта милекче яки күпфатирлы йортта торак урыннан файдаланучы заявка теркәлгән вакыттан башлап ярты сәгать эчендә заявка үтәүнең планлаштырылган сроклары турында мәгълүмат алырга тиеш. Хәзерге вакытта атап үтелгән сроклар законнарда билгеләнмәгән.
Болардан тыш, күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне караулар агымдагы, сезонлы һәм чираттан тыш булырга мөмкин дигән кагыйдә дә билгеләнә. Сезонлы караулар елына ике мәртәбә уздырылырга мөмкин: кар эрегәч, шулай ук агымдагы ремонт буенча җәйге эшләр тәмамлангач. Ә чираттан тыш караулар барлыкка килгән авария, куркынычлы табигать күренеше, һәлакәт, стихияле яки башка төрле бәхетсезлек очракларыннан соң уздырылачак.
Аталган үзгәрешләр 2019 елның 1 мартында үз көченә керә.