Бөгелмә ЗТИдә "кайнар линия" телефоны эше оештырылды

2018 елның 5 октябре, җомга

Җылыту чоры башланып китүгә бәйле рәвештә һәм ТР ДТИ башлыгы С.А.Крайнов боерыгы нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясендә "кайнар линия" телефонының эше оештырылды – (8-85594-6-09-61, 4-43-96, 6-05-45).  

БЗТИ башлыгы тарафыннан "кайнар линия" телефонында хезмәткәрләрнең кизү торуы оештырылды:

- эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

- ял һәм бәйрәм көннәрендә 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр, расланган график нигезендә

2018 елның 05 октябреннән 2018 елның 24 октябренә кадәрге чорда БЗТИнең "канар линия" телефонына җылы белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавы турында 27 заявка килде (24 мөрәҗәгать Бөгелмә ш. яшәүче гражданнардан һәм 3 мөрәҗәгать Лениногорск ш. яшәүчедән). 

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча идарәче оешмалар тарафыннан оператив рәвештә җылы белән тәэмин итү системалары эшендәге җитешсезлекләрне бетерү чаралары күрелде, бу хакта телефоннан сөйләшүләр барышында мөрәҗәгать итүчеләрдән дәлилләмә алынды. Заявкаларның барысы да инспекция контроленнән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International