Бөгелмә зонасы торак инспекциясенең торак фондын киләсе җылыту чорына әзерләү барышын тикшерүдә тоту эшенә йомгак ясалды. Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында 2018-2019 еллар җылыту чорына 2112 күпфатирлы йортны әзерләү таләп ителә иде, аларның 1381 – үзәктән җылытыла, 731 – хосусый җылытыла.
Үзәктән җылытыла торган барлык йортларга да җылы белән тәэмин итүнең йорт эче системаларын юдыру һәм алардан һава кудыру актлары алынды. Вентиляция каналларының һәм төтен юлларының эшлекле торышын тикшерү актлары, торак йортларны киләсе җылыту чорына әзерләү паспортлары барлык торак фонды буенча бар. Торак фондының киләсе җылыту чорына әзерлеген раслаучы барлык документлар "Торак фонды мониторингы" ДМС кертелгән.
Торак фондына уздырылган планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнарында БЗТИ инспекторлары тарафыннан барлыгы гомуми мәйданы 2670,0 мең кв. метрлы 90 йорт тикшерелде. Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә һәм ачыкланган бозулар буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ адресына 123 күрсәтмә бирелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22, 19.5 ст. 1 өлеше, 24 өлеше, 14.1.3 ст. 2 өл. буенча административ хокук бозулар турында 18 беркетмә төзелде, аларны карау нәтиҗәсендә гомуми 192 мең сумлык административ штрафлар салу турында карарлар чыгарылды.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясеннән бирелгән барлык күрсәтмәләр тулы күләмендә үтәлгән һәм актлар белән ябылган.
2018 елның 24 октябренә Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында үзәктән җылытыла торган барлык йортларда да җылылык бар. Бөгелмә зонасы торак инспекциясендә җылытуның канәгатьләндерерлек булмавына бәйле рәвештә халыктан заявкалар кабул итү буенча "Кайнар линия" эшли. Килгән барлык заявкалар кыска срокларда эшкәртелә.