Ютазы районы һәм Урыссу ш.т.п. буенча планлы тикшерү уздырылуы турында

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы прокуратурасы белән расланган ел саен уздырыла торган планлы тикшерүләр планы нигезендә Ютазы муниципаль районында "Маяк" ТМШ карата планлы тикшерү уздырылды.

План буенча 2018 елның 03 сентябрендә "Маяк" ТМШ буенча Урыссу ш.т.п. гомуми мәйданы 11152 кв. метр тәшкил иткән 8 күпфатирлы йорт тикшерелде. Әлеге йортларда биналарның милекчеләренең уртак мөлкәтен тикшерү барышында РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелеге агентлыгының 27.09.2003 №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: йортларның цокольләрендә урыны-урыны белән җимерек урыннар, болдыр коймаларында штукатурка купкан, подъезларны төзәтү ешлыгы урыны-урыны белән бозылган, уртак файдалану урыннарында электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылган, подвалда табигый һава алмашы өчен кечкенә уемнарда төзексез урыннар бар.

Ачыкланган бозуларның гомуми саны – 27. "Маяк" ТМШ тикшерү нәтиҗәсендә 8 күрсәтмә бирелде.  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча вазыйфаи затка 2 беркетмә төзелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше инспекция контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International