Тәмәке тарткан өчен административ хокук бозу эшләрен карау турында

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына 6.24 статьясының 1 өлешендә каралган административ хокук бозулар турында эшләр карау вазыйфасын (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның уртак файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) дәүләт торак күзәтчелеге органнарына йөкләү турында кертелгән өстәмәләр нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан инспекциягә Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча РФ ЭЭМ бүлекләреннән җибәрелгән административ материалларны карау эше дәвам итә.

 Федераль законда аталган урыннарда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюны бозу гражданнарга 500 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

2018 елның 9 аенда 663 административ материал каралды, шуның 101 – Зәй МБ буенча, 562 – Түбән Кама МБ буенча. Гомуми 331 500 сумлык административ штраф билгеләү турында 663 карар чыгарылды, 42 237,13 сумлык штрафлар түләнде.

Законнарда билгеләнгән чорда штрафларны түләмәгән өчен 713 административ материал инспекциядән Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International