Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2018 елның 9 аенда гомуми мәйданы 7 654,58 мең кв. метрлы 429 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 1 590 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 1363, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 178, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 49.
Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 440 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 126 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 36, вазыйфаи затларга – 22, физик затларга – 68. 19 беркетмә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча, ТКЗТИ күрсәтмәләрен вакытында үтәмәгән өчен төзелде.
Гомуми 1 333 100 сумлык штраф санкцияләре кулланылды, аларның 278 500 сумы – ТКЗТИ, 1 054 600 сумы җәмәгать суды тарафыннан. Фактта штрафларның 1 286 100 сумы (салынган штрафларның 96,5%ы) түләнде.
2018 елның 9 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе гражданнарның 686 мөрәҗәгатен карады. 559 мөрәҗәгать тулы күләмдә каралды, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре хакында мөрәҗәгать итүчеләргә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде, калган мөрәҗәгатьләр ТКЗТИ контролендә кала бирә.
2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законның 8.2 ст. нигезендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары зарури норматив таләпләр бозылуны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашырырга тиеш. 2018 елның 9 аенда профилактика чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына йортта уртак мөлкәтне карап тоту һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 211 кисәтү бирелде. 102 беренчел тикшерү уздырылды, юридик зат белән бәйләнешкә кермичә 71 контрольлек чарасы гамәлгә ашырылды.
Идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча гомуми 10 581,5 мең сумлык эшләр башкарылды.