2018 елның апрелендә Нурлат районы прокуратурасы тарафыннан Нурлат шәһәрендәге күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларның йорт эчендәге газ җайланмаларыннан файдалануның куркынычсызлыгын тәэмин итү өлешендә торак законнары таләпләрен үтәве: ә атап әйткәндә: күпфатирлы йортларның фасадларында һәм подъездларында урнашкан, йортның уртак мөлкәте булып саналучы газүткәргечләр тикшерелде.
Идарәче оешмалар эшчәнлеген тикшерүгә Чистай ЗТИ белгечләре дә җәлеп ителде.
Уздырылган тикшерү барышында билгеләнгәнчә, идарәче оешмалар тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 14.05.2013 № 410 карары белән расланган Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтелгәндә йорт эчендәге газ җайланмасыннан файдаланганда һәм карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә газдан файдалану кагыйдәләренең (алга таба – № 410 кагыйдәләр) 6, 16, 17 пунктлары бозылып, йорт эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү буенча эшләр башкаруга махсуслаштырылган оешмалар белән шартнамәләр төзелмәгән.
Гаепле затлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 2 өлеше буенча гомуми 30000 (утыз мең) сумлык штрафлар рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды, ә җитешсезлекләрне бетерү өчен Чистай ЗТИ тарафыннан күрсәтмәләр бирелгән иде.
2018 елның июнендә Чистай ЗТИ тарафыннан билгеләнгәнчә, Нурлат районы ТКХ ИК МУП идарәче оешмасы күрсәтмәне срогында үтәмәгән, махсуслаштырылган оешмалар белән кирәкле шартнамәләр төзелмәгән, шуңа бәйле рәвештә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча беркетмә төзелде. Ачыкланган бозуларны бетерү турында кабат кисәтү бирелде, ул Чистай ЗТИ контролендә тора.
Җәмәгать судьясының 2018 елның 9 августындагы карары нигезендә Нурлат районы ТКХ ИК МУП гаепле дип танылды һәм 100 000 (йөз мең) сум күләмендә штраф рәвешендә җаваплылыкка тартылды.
Җәмәгать судьясының аталган карары белән ризалашмаган Нурлат районы ТКХ ИК МУП ТР Нурлат районы судына шикаять белдерде һәм штраф күләмен 10 000 (ун мең) сумга кадәр киметүне сорады.
ТР Нурлат районы суды судьясының 2018 елның 17 октябрендәге карары нигезендә җәмәгать судының Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча 100 000 (йөз мең) сум күләмендә штраф рәвешендә ТКХ ИК МУП административ җаваплылыкка тарту турында карары үзгәрешсез калдырылды, Нурлат районы ТКХ ИК МУП шикаяте канәгатьләндерелмәде.