Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең торак фондын 2018-2019 еллар җылыту чорына әзерләү буенча эш йомгаклары турында

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең торак фондын киләсе җылыту чорына әзерләү барышын тикшерүдә тоту эшенә йомгак ясалды.

       Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында 2018-2019 еллар җылыту чорына 1236 күпфатирлы йортны әзерләү таләп ителә иде, аларның 1117 – үзәктән җылытыла, 119 – хосусый җылытыла. 

Үзәктән җылытыла торган барлык йортларга да җылы белән тәэмин итүнең йорт эче системаларын юдыру һәм алардан һава кудыру актлары алынды. Вентиляция каналларының һәм төтен юлларының эшлекле торышын тикшерү актлары, торак йортларны киләсе җылыту чорына әзерләү паспортлары барлык торак фонды буенча бар. Торак фондының киләсе җылыту чорына әзерлеген раслаучы барлык документлар "Торак фонды мониторингы" ДМС кертелгән.

Торак фондына уздырылган планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан барлыгы гомуми мәйданы 3 916,0 мең кв. метрлы 290 йорт тикшерелде. Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә һәм ачыкланган бозулар буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ адресына 77 күрсәтмә бирелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22, 9.16 ст., 19.5 ст. 1 өлеше, 24 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 18 беркетмә төзелде, аларны карау нәтиҗәсендә гомуми 289,0 мең сумлык административ штрафлар салу турында карарлар чыгарылды.

         Түбән Кама зонасы торак инспекциясеннән бирелгән барлык күрсәтмәләр тулы күләмендә үтәлгән һәм актлар белән ябылган.

2018 елның 17 октябренә Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарында үзәктән җылытыла торган барлык күпфатирлы йортларда да җылылык бар. Түбән Кама зонасы торак инспекциясендә җылылыкның канәгатьләндерерлек булмавы турында халыктан заявкалар алу буенча "кайнар линия" эшли. Килгән барлык заявкалар кыска срокларда эшкәртелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International